news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Цирк артисты Аскольд Запашный кайсы хоккей клубы өчен җан ата?

Аскольд Запашный – Запашных цирк династиясенең дүртенче буын вәкиле һәм Зур Мәскәү циркының сәнгать җитәкчесе.

news_top
Цирк артисты Аскольд Запашный кайсы хоккей клубы өчен җан ата?
РИА Новости /Антон Денисов

КХЛ сайтына биргән интервьюсында: «Лиганың кайсы командасына өстенлек бирәсез?» - дигән сорауга Аскольд аптырап тормаган. «Казандагы „Ак Барс“ өчен җан атам. Миндә хәтта клубның чын майкасы бар. Бер тапкыр егетләр бүләк иткәннәр иде», — дип җавап биргән Запашный.

Шулай ук Аскольд Татарстандагы хоккей турында бераз сөйләп алган: «„Ак Барска“ килгәндә, гадәттәгечә, бу сезонда ул бик яхшы чыгыш ясады. Гаҗәп түгел: Татарстанда хоккейга зур игътибар бирелә. Анда хоккей барлык дәрәҗәдә дә үсә — кечкенәләр белән яшүсмерләрдән алып, КХЛга хәтле. Менә шуннан Гагарин кубоклары чыга да инде. Казан әле тагын берничә тапкыр кубок иясе булачагына ышанам».

Запашный фикеречә, Татарстан хоккее үсешенә зур өлеш керткән кеше — «Ак Барс»ның элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. Аскольд аны үз эшенең чын профессионалы дип саный. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар