Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Цифрлы телевидениегә тоташабыз: телевизорны көйләр өчен 5 киңәш

3 июньдә Татарстан, Россиянең башка 56 төбәге белән беррәттән, цифрлы телевидениегә күчәчәк, элеккеге аналог тапшырулары туктатылачак.

news_top_970_100
Цифрлы телевидениегә тоташабыз: телевизорны көйләр өчен 5 киңәш
2010 елга кадәр Россиядә яшәүчеләрнең яртысы (44 проценты) өйләрендә, иң күп дигәндә, дүрт телеканалны карый ала иде. Хәзер цифрлы технологияләр гамәлгә кергәч, халыкның 98 процентына 20 телеканалны бушлай карау мөмкинлеге туды. Калганнар да цифрлы телевидениесез калмаячак, алар телеканалларны спутник элемтәсе аша, шулай ук бушлай тамаша кылачак. Россия Хөкүмәте спутник операторлары белән бу хакта килешкән инде. РФ Президенты имзалаган «Элемтә турында»гы законга кертелгән үзгәрешләр буенча, спутник операторы цифрлы телевидение сигналы барып җитмәгән торак пунктларда яшәүчеләрне спутник челтәренә тоташтырырга тиеш. Бөтен операторлар да абунә өчен түләмичә 20 бушлай федераль телеканалны карау мөмкинлеген тәэмин итәргә әзер булуын белдергән.

Гомумроссия бушлай телеканаллар исемлеген үз эченә алган беренче һәм икенче мультиплекслар Россия Президенты указы белән расланган иде. Әлеге 20 телеканалга «1 канал», «Россия 1», «Россия Культура», «Россия 24», «Матч ТВ», «Карусель», «НТВ», «ОТР», «5 канал», «ТВЦ», «Рен ТВ», «Спас», «Пятница», «Звезда», «СТС», «Мир», «Домашний», «ТНТ», «ТВ 3», «Муз ТВ» керә.  


Телевизорны цифрлы телетапшырулар карарга көйләү алдыннан белгечләрнең 5 киңәшен истә тотыгыз.

1. Барлык телевизорларны да көйләп була

– Бөтен телевизорны да цифрлы эфир телевидениесенә тоташтырырга мөмкин, телевизорның төренә карап, тоташтыру ысуллары гына аерыла, – ди Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре компаниясенең Татарстандагы филиалы белгечләре. Хәтта кинескоплы иске телевизорларны да «цифрлаштырып» була.

Телевизорлар, җитештерү вакытына карап, өч типка бүленә – бүгенге иң заманча телевизорлар, 2013 елга кадәр чыгарылганнар һәм элеккеге – кинескоплы аппаратлар.

Беренче төргә кергән яңа телевизорларның цифрлы телевидениене кабул итә торган җайланмалары үзендә үк бар. Ә инде икенче һәм өченче төрләргә цифрлы телесигналларны кабул итә ала торган махсус җайланма (приставка) – ресивер таләп ителә. Телевизор антеннасын һәм телевизорны шул ресиверга тоташтырырга кирәк.


Цифрлы телевидение – цифрлы сигналларны файдаланып, видеосигналны һәм тавыш сигналларын кодлау ярдәмендә телевизион сурәт һәм тавышларны тапшыручы технология ул.


2. Антенна кирәк

Телевизор цифрлы телевидениене тотсын өчен антенна таләп ителә. Күпфатирлы йорттагы уртак антеннага тоташкан булсагыз яисә спутник яки кабельле телевидениеләрдән файдалансагыз, башка яңа антенналар кирәк түгел. Әгәр инде алар булмаса, бүлмә антеннасы да ярарга тиеш. Әмма телебашняның кайда урнашуын исәпкә алырга туры киләчәк. Телебашня йорттан 5 чакрым ераклыкта булса, бүлмә антеннасы җитә, әгәр 20 чакрым икән – урам антеннасы, 60 чакрымда булса – көчәйткеч җайланма куярга киңәш ителә.

– Цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен антенна ДМВ-диапазонлы булырга тиеш. Бөтен дулкыннарны да тота торган антенна куйсагыз, ул федераль каналларны яңа цифрлы форматта тапшыру белән беррәттән, әлегә аналоглы электр сигналы белән тапшырылучы төбәк телеканалларын да күрсәтәчәк, – дип аңлатты журналистларга Татарстанның Радиотелевизион тапшырулар үзәге белгечләре.


Татарстанда хәзер күпфатирлы йортларда күмәк антенналарны ремонтлый башладылар. Йортларның чиреге цифрлы телевидениене кабул итә торган антенналар белән тәэмин ителгән, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Әлеге антенналар цифрлы форматта 20 федераль каналны тотачак, бу антенна өчен бернинди дә аерым түләү каралмаган. Күмәк антеннадан файдаланган өчен түләү гадәттәгечә ай саен торак-коммуналь хезмәтләр кәгазенә кертелә.

– Антенналарны яңарту таләп ителә. Кайбер күмәк антенналарны күптәннән файдаланмыйлар, яки искергәннәр. Ә кайбер йортларда кабель операторлары аларны үз белдеге белән рөхсәтсез кисеп аткан, – ди министрлык белгечләре. 

Татарстанда күмәк антенналарны яңарту эшләре 2012 елда башланган иде. Хәзер муниципаль берәмлекләр күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә күмәк антенналарга кабат ихтыяҗ туганын хәбәр итәргә, аңлатырга тиеш. Алар цифрлы телевидениене кабул итәр өчен кирәк.

– Антенналар – гомумйорт милке булып тора, аларга идарә компанияләре хезмәт күрсәтергә тиеш, – дип искәрттеләр министрлыкта.

3. Ресиверлар бөтен телевизорга туры килә

Ресивер җайланмасын сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: әгәр ул сезнең телевизорга туры килмәсә, товарны кире кабул итәргә тиешләр. Шулай да белгечләр бу җайланмаларның бөтенесе дә телевизорларга туры килә, ди. Аларның бәяләре генә төрле: кыйммәтрәкләрендә өстәмә функцияләр булырга мөмкин. 


4. Ничек тоташтырырга?

Цифрлы телевидениегә күчәр өчен яңа төрдәге телевизорны антеннага тоташтырасың да пульттагы автокөйләү төймәсенә басасың. Телевизор үзе цифрлы каналларны эзләп табачак.

Иске телевизорларга ресивер җиһазын алырга туры киләчәк. Аны дүрт каналлы «тюльпан» кабеле аша, телевизорның моделенә карап, SCART яки HDMI тоташтыргычына кушасың. 
Приставканы тоташтыргач, аның «автоэзләү» төймәсенә басасың. Бу вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (андый төймә телевизор пультында бар). Шуннан соң приставка үзе цифрлы каналларны эзләп табачак. 


5. Волонтерлар ярдәм итәчәк

Телевизорны көйләү өчен волонтерларга мөрәҗәгать итәргә була. Февраль урталарында Татарстанда «цифрлы» волонтерларны укыту курслары оештырыла башлады. Алар авылда яшәүче халыкка телевизорларын цифрлы җайланмаларга тоташтырырга ярдәм итәчәк. Волонтерлык эшенә барлыгы 1,5 меңләп мәктәп укучысы, студентлар һәм укытучылар җәлеп ителгән.

Ярдәм моның белән генә бетми. Цифрлы сигнал бик көчсез булган кайбер ерак авылларда спутник җиһазлары таләп ителә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, әгәр мондый җиһаз куярга туры килсә, аз керемле гаиләләрне аның белән бушлай тәэмин итәчәкләр.   

– Аз керемле гаиләләрнең спутник җиһазларын алуга тотылган чыгымнарын Президент тулысынча компенсацияләргә йөкләмә бирде. Бу ярдәмне күрсәтү өчен тиешле акчалар бүлеп бирү турында килешенде, – дип хәбәр итте ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре.

Алда әйтелгәнчә, спутник җиһазы куярга мәҗбүр булган торак пунктларда яшәүчеләрне төп 20 федераль телеканалны караган өчен абунә түләвеннән азат итәчәкләр. 

Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре компаниясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 150дән артык авылда цифрлы телевидение карау өчен спутникка тоташу таләп ителергә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100