Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Цифрлы телевидениегә күчү өчен нишләргә кирәк?

2019 елның гыйнварыннан Татарстан бөтен ил белән бергә телевидение “аналогы” белән хушлашачак. Татарстанның РТРС филиалы белгечләре “Татар-информ” хәбәрчеләренә цифрлы телевидениегә күчү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.  

news_top_970_100
Цифрлы телевидениегә күчү өчен нишләргә кирәк?

Нинди телевизорларда цифрлы ТВ карап була?

РТРС республика филиалында республика халкы өчен цифрлы телевидениегә күчү керемнәре минималь булачак диделәр. Килешү буенча түләүсез (абонент түләвеннән башка – Т-и искәрмәсе) һәм гомуми пакетка Россиянең 20 топ-каналы керә.

“Теләсә кайсы телевизорны да цифрлы телевидениегә тоташтырып булуын аңлау мөһим. Бары тик төрле аппаратлар өчен куштыру ысуллары беркадәр аерылырга мөмкин”, - диде Татарстан РТРС филиалы белгечләре.

Гади сүзләр белән әйткәндә – телевизорыгыз никадәр яңа булса, цифрлы ТВ тоташтыру шулкадәр гадирәк булачак. Кинескоп кулланучы, телевизор аналоглары хуҗаларында сораулар күбрәк туа. Бу аппаратларның күпчелеге илдәге телевидениене цифрлаштыруга кадәр үк чыккан. Ләкин мондый “искеләрне” да цифрлы телевидениегә күчереп була дип ышандыра Татарстанның РТПЦ вәкилләре.

Беренче чиратта алар антенна сатып алырга киңәш итә (аны ничек сайларга икәне түбәндә әйтелгән). Белгечләре барлык телевизорны өч төрлегә бүлә.

Иң заманча яссы телевизор модельләре DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар (ресивер – Т-и исәкрмәсе) да җиһазның корпусына урнаштырылган. Шуңа күрә “цифрга” күчү өчен турыдан-туры антеннага кушылырга кирәк.

Элегрәк (2013 елга кадәр) чыккан яссы модельле телевизорларда көйләнелгән цифрлы ресивер булмаска да мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турында искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән – аерым приставка (ресивер) кирәк.

Аерым ресивер иске, кинескоплы телевизор аналоглар өчен һичшиксез кирәк булачак. Болары да һәм алда әйтелгән модельләр дә цифрлы ТВ белән эшләсен өчен DVB-T2 сигналын тотучы приставка-ресивер алырга кирәк. Бер яктан приставкага антеннаны, икенче яктан телевизорның үзен тоташтырырга кирәк.

Кайчан антенна кирәкми?

Антенна – цифрлы ТВ белән эшләгәндә кирәкле компонент. Аны аерым урнаштыру берничә очракта таләп ителми. Мәсәлән, сезнең өйдә коллектив антенна булганда. Бу очракта йортның идарәче компаниясеннән антеннаның DVB-T2 форматын тоту-тотмавы турында белешергә кирәк. Әгәр тота икән, антеннаны кушарга була. Әгәр йорттагы гомуми антенна “цифр”ны тотмый икән, аны кую өчен гариза язарга мөмкин.

Тагын бер очракта – сез кабельле телевидение кулланганда антенна куярга киркәми. Мондый телетамашачылар кабельле ТВ операторы белән 20 бушлай канал карау өчен килешү төзергә хокуклы. Әгәр оператор баш тарта икән, Роскомнадзорга шикаять язарга мөмкин.

Спутник тәлинкәсе эшләгәндә яки телевизорыгыз булмаганда да антенна кирәкми. Ә башка очракларда антенна урнаштырмыйча булмый дип аңлатты Татарстанның РТПЦ белгечләре.

Цифрлы ТВ өчен антеннаны ничек куярга?

Татарстанның РТПЦ вәкилләре сүзләренчә, антенна урнаштырганда әллә ни авырлыклар булырга тиеш түгел. Ләкин эш барышында исәпкә алырга тиешле берничә мөһим мизгел бар. Алар барысы да иң якын булган телебашняның нинди ераклыкта урнашуы белән бәйле.

Әгәр бу башня өегездән 5 чакрым ераклыкта һәм әлеге аралыкта җитди киртәләр юк икән, цифрлы сигналны тоту өчен гадәти бүлмә антеннасы да җитәчәк.

Ераклык 20 чакрымга кадәр булганда, куәтлерәк, ләкин көчәйткечсез антенна кирәк булачак. Ул телебашня сезнең өйдән 20-60 чакрым ераклыкта урнашканда кирәк булачак.

“Цифрлы телевиденине кабул итү өчен антенна ДМВ-диапозонда булырга тиеш. Шулай ук гомуми дулкынлы антенна куллану да рөхсәт ителә. Бу берьюлы төбәкара аналог каналларын һәм цифрлы телевидение дә карарга ярдәм итә”, - дип аңлаттылар журналистларга Татарстан РТПЦ филиалында.

Шулай ук белгечләр телебашня белән янәшә яшәгән очракта куәтле антенна куярга кирәкмәгәнен дә әйттеләр. Сигнал көче югары булу сәбәпле, ул бүлмә антеннасыннан да начаррак эшләячәк.

Кибеттә җиһазларны ничек сайларга?

Антенна һәм цифрлы приставка сатып алу өчен кибеткә барыр алдынна шуны истә тоту мөһим – әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында товар сезгә туры килмәгән икән сатучылар аны кире кабул итеп алырга хокуклы. Шулай ук күршеләр белән дә киңәшләшергә була. Алар цифрлы телевидениегә күчкән булса, сезгә туры килерлек антенна яки приставка моделен киңәш итә алырга мөмкиннәр.

“Приставка теләсә нинди ярый. Хәзерге вакытта аларга иң минималь бәя 700 сум тирәсе”, - диделәр журналистларга РТПЦ белгечләре.

Алар кыйммәтрәк ресивер вариантлары бюджет модельләреннән бары тик өстәмә функцияләре белән генә аерылып торуын әйтте. Мәсәлән, флешкадан видео карау, телепрограмма яздыру һәм башкалар. Җайланмаларда зур аерма булмаячак.

Барлык кирәк җайланмалар булгач нишләргә?

Монда ике вариант бар. Беренче очракта заманча яссы, DVB-T2 сигналын тотучы телевизорлар турында сүз бара (көйләнгән приставка белән – Т-и искәрмәсе). Антеннага тоташтырганнан соң пульттагы автоматик көйләү төймәсенә басарга кирәк. Цифрлы каналларны электроника үзе табачак.

Әгәр телевизор шактый иске икән, башта аңа приставка ялгарга кирәк. Моны берничә юл белән эшләргә мөмкин – “тюльпан” дип аталучы дүрт каналлы кабель аша, SCART аша, яки заманча HDMI тоташтыруы аша. Кушу аерым телевизор моделенә бәйле булачак. Гадәттә, иске телевизорларда “тюльпан” кулланыла, ә заманчаларда – HDMI.

Приставканы әлеге тоташтыру аша кушканнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басарга кирәк. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны сканерлый һәм сез цифрлы телевидение карый алачаксыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100