Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Цифрлаштыру — тизлек сүзенең синонимы»: Huawei «Казан Экспо»га ничек ярдәм итә?

Кытай компаниясе җиһазлары һәм технологияләре WorldSkills дөнья чемпионатында һәм Гиннесның Рекордлар китабына кергән «Цифрлы алгарыш»та файдаланылды. Бу хакта тулырак «Татар-информ» материалында.

news_top_970_100
«Цифрлаштыру — тизлек сүзенең синонимы»: Huawei «Казан Экспо»га ничек ярдәм итә?
Михаил Захаров

Huawei Regional Road show чираттагы мәртәбә Казанда ИТ-өлкә буенча 200 экспертны, компания җитәкчеләрен һәм профильле бүлек вәкилләрен җыйды. Huawei экспертлары Татарстан башкаласында яңа технологик чишелешләр тәкъдим итте, республика компанияләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде һәм яңа технологияләр кертү буенча планнары белән уртаклашты.

«Цифра — ул чыдамлылык, тизлек һәм киләчәк буын»

Цифрлаштыру үсеш өчен гаять зур мөмкинлекләр бирә, шул исәптән мәгълүматны бик тиз эзләргә, өйрәнергә, кулланырга һәм сакларга ярдәм итә, ди Россиядәге Huawei Enterprise генераль директоры урынбасары Александр Столяров.

«Цифрлаштыруның төп синонимы — тизлек. Барлык процессларны да тизләтүдән тыш, цифраның өстенлеге нәрсәдә? Цифраны югалтып булмый. Бу документ түгел, ул кайдадыр күмелеп кала яки аңлаешсыз итеп язылган да була алмый. Бу тизлек, чыдамлылык, ышанычлылык һәм инде безнең хакта түгел, ә киләчәк буын турындадыр», — диде Александр Столяров.

«Мөгаен, без сезнең белән цифрлы икътисадның барлык мөмкинлекләрен чагыштырмача аз вакыт файдаланырбыз. Бу күбрәк яңа буын, хәзер гаджетлар хисабына гына аралашучы һәм бар нәрсәне цифрлы рәвештә кулланучы балалар өчен. Бу форма хәзер 12-20 яшьлек кешеләргә гадәти күренеш», — диде генераль директор урынбасары.

Аның сүзләренчә, 7-10 елдан икътисад цифрлы үсешкә чыгачак. Ул вакытта инде цифрлы сервислар Татарстан һәм Мәскәү кешеләре өчен генә түгел, ә Себердәге кечкенә авылда да киң кулланылышта булачак. Анда кеше 4G яки 5Gлы телефонын ачып, аны ничек кулланырга кирәклеген анык беләчәк.

Huawei технологияләре WorldSkills чемпионатында ярдәм итте

Huawei «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә цифрлы үсештә ярдәм итә. Мәсәлән, компания технологияләре Татарстанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты һәм ИТ-белгечләр өчен «Цифрлы алгарыш» бөтенроссия бәйгесе уздырырга ярдәм итте.

2020 елның августында WorldSkills вакытында күргәзмә үзәгендә якынча 277 мең кеше булган. Алар арасында дөньяның 88 иленнән килгән 40 мең чит ил гражданы да бар иде. Ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар сыйфатлы Интернет белән Huawei компаниясенең челтәрле җиһазлары һәм Wi-Fi ярдәмендә тәэмин ителде.

«Казан Экспо»да барлыгы 337 Wi-Fi ноктасы бар. Чемпионат көннәрендә челтәрдә берьюлы 4 меңнән артык кушылу булган. Хәзер күргәзмә үзәге павильоннарында Wi-Fi нокталары арта. Алай гына да түгел, алар ярдәмендә алга таба халыкара күргәзмә үзәге буенча навигацияне тәэмин итү планлаштырыла, дип сөйләде «Казан Экспо»ның мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Константин Никошин.

Бишенче буын Wi-Fiдан тыш, «Казан Экспо»да әкренләп яңа алтынчы Wi-Fi кертелә. Аның төп өстенлеге — тизлек. Башка уңай яклары арасында — җөйсез япма һәм күп кулланучыларны кушу мөмкинлеге, диде Идел буе федераль округы буенча Huawei EBG төбәк вәкиле Константин Савченко.

«Цифрлы алгарыш» Гиннесның Рекордлар китабында

«Кытай компаниясенең инновацион тәҗрибәсе кулланылган тагын бер зур чара — «Цифрлы алгарыш» булды. Ул «Казан Экспо»да узган елның сентябрендә үтте һәм иң массакүләм хакатон буларак Гиннесның Рекордлар китабына керде. Анда өч меңнән артык кеше җыелды», — дип сөйләде Константин Никошин.

Huawei җиһазлары һәм технологияләре Wi-Fi һәм чыбыксыз элемтә каналларының гына түгел, ә куркынычсызлык, видеокүзәтү һәм телефония системаларының да өзлексез эшен тәэмин итә.

Huawei җиһазлары базасында эчке һәм тышкы видеокүзәтүне якынча 1 мең 90 камера тәэмин итә. Видеоматериаллар 90 көнгә кадәр саклана ала. Шулай ук аның ярдәмендә Россиянең Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларында һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтендә онлайн-трансляцияләр уздырырга була.

«Татнефть» һәм Мәгълүмати технологияләр үзәге өчен кеше хәрәкәтен күзәтә торган ясалма интеллек һәм Wi-Fi

Халыкара күргәзмә үзәге вәкиле «Казан Экспо»да ИТ-инфраструктураны үстерү буенча планнары белән дә бүлеште. Мәсәлән, бер елдан соң күргәзмә үзәге территориясендә ясалма интеллект кеше хәрәкәтен күзәтә һәм аның проекциясен җыя алачак.

«Образлы-визуаль система буенча уй-фикерләр бар. Әйтик, ясалма интеллект кеше хәрәкәтен күзәтә һәм аның билгеле бер образын һәм проекциясен ясый. Шундый проект һәм презентация турында планнар бар. Бу яңа проект бер-ике елдан тормышка ашырылачак», — диде Константин Никошин.

Huaweiдан алтынчы буын Wi-Fiны «Татнефть»тә, дәүләт структураларында, шул исәптән Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәгендә дә сынау бара.

«Шулай да боларны тотып карарга, тикшерергә, сынарга, чагыштырырга кирәк. Шуңа күрә кешеләр чагыштыра алсын, аның гадәти Wi-Fiдан нәрсәсе белән яхшырак булуын аңласын өчен әлегә җиһазларны тапшырабыз», — диде Идел буе федераль округы буенча Huawei EBG вәкиле Константин Савченко.

«Шуны да аңлау мөһим: без ИТ-инфраструктурасының аерым элементларын түгел, ә бердәм комплекслы проект тәкъдим итәбез, аның барлык элементлары да гомуми бурычны хәл итә. Мәсәлән, Huawei челтәр җиһазлары үзебезнең туктаусыз тәэмин итү чыганаклары ярдәмендә электр белән тәэмин ителә, ә барлык мәгълүматлар да саклау челтәрендә саклана. Ә ул үз чиратында мәгълүматны мөмкин кадәр тизрәк алу һәм эшкәртү өчен ясалма интеллект технологияләрен куллана», — диде Константин Савченко.

«Әкренләп башка дәүләт органнары да безнең җиһазларны куллана башлаячак. Технологик үсешне туктатып булмый. Без Россиядә дә, Татарстанда да цифрлы икътисад белән бәйле барлык проектларда да катнашырга ниятлибез. Сезнең республикада булачак барлык зур төзелешләрдә дә җитди катнашырга җыенабыз. Сезнең төбәк белән хезмәттәшлекнең бай тарихы бар һәм без аны дәвам итәргә планлаштырабыз», — диде Александр Столяров.


Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100