Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Цезарь» салаты рецепты

Салатны катлы итеп җыярга кирәк.

news_top_970_100
«Цезарь» салаты рецепты
Гөлүзә Василова

Салат өчен: «айсберг» салаты, тавык түше, «черри» помидоры, йомырка (бытбылдык йомыркасы булса матуррак), каты сыр, батон яки ак ипи.

Соус өчен кибет каймагыны һәм сыткычтан чыгарылган сарымсак салып болгатырга кирәк.

Тавык түшен юарга, тиресен һәм артык майларын алырга, эре кисәкләргә кисәргә. Аннары табаны кыздырырга, соя соусы салырга һәм тавык итен салып, ике ягын да кыздырырга, тоз һәм борыч, үзегез яраткан тәмләткечләрне сибәргә була.

Аннары ипине яки батонны турарга, аз гына үсемлек мае, тоз сибеп кыздырып алырга яки кириешки ясарга.

Хәзер салатны катлап җыябыз.

Зур тәлинкәгә кул белән кисәкләргә «ертып» айсберг салатын салырга.

Ит кисәкләре, уртага киселгән помидор, тавык йомыркасы булса дүрткә (бытбылдык йомыркасын икегә) бүлеп тезеп чыгарга.

Соусны агызырга, кириешки салырга, угычтан каты сыр уарга. Әгәр кириешкиның кетердәп торуын телисез икән, тәлинкә кырыена гына тезәргә мөмкин.

Салатны үзегез теләгәнчә бизәргә була, минеке «30 яшьлек»кә (кызыл борычтан саннар ясап бизәлгән) багышланган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100