news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трусик үлчәмен муен юанлыгына карап ничек билгеләргә?

news_top
Трусик үлчәмен муен юанлыгына карап ничек билгеләргә?
Михаил Захаров/архив

Эчке киемне сатып алганда киеп карарга ярамый. Трусик үлчәмен билгеләүнең гади ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Лайфхакта трусикны башка киеп карарга тәкъдим ителә дип уйламагыз, аны муенга чорнап карарга кирәк икән.

Моның өчен трусикны муен тирәли чорнагыз һәм резинка турысыннан муен ябыламы – шуны карагыз. Әгәр резинка урыны тоташмаса, димәк, бу кием сезгә кечкенә була.

Шулай ук резинка муен әйләнәсеннән бик күпкә артык та калмаска тиеш. Юкса үлчәм сезнекенә туры килми!

Файдаланып караучылар, ысул эшли, дип раслый. Кулланып карагыз, бәлки файдасы тияр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар