Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тротуарда калдырган машинаны эвакуатор алып китсә, ничә сум штраф түлисе була?

Штраф кына түгел, эвакуатор чыгымнарын, автомобильне штрафлы машина кую урынында тоткан өчен дә түләргә туры киләчәк.

news_top_970_100
Тротуарда калдырган машинаны эвакуатор алып китсә, ничә сум штраф түлисе була?

22 ноябрьдә Казандагы кибет янында тротуарда калдырылган өч автомобильне юл-патруль хезмәте инспекторлары штрафлы кую урынына озаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

«Кайбер машина йөртүчеләр автомобильләрен, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урынга куя, шуның белән җәяүлеләргә комачаулык тудыра. Мондый тәртип бозу өчен 1000 сум штраф каралган», — дип әйткән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары бүлеге җитәкчесе Александр Кожевников. 

Тротуарда торган автомобильләр турында Чуйков урамындагы 17нче йортта яшәүче кешеләр зарланган. Автомобильләр азык-төлек кибете янында торган. Машиналар җәяүлеләр узып йөрүне кыенлаштырган. 

«Күршеләрем — инвалидлар. Аларга 60 яшь, улларына 40 яшь. Барысы да бөтенләй күрми диярлек. Аларга бу автомобильләр гел комачаулык тудыра», — дип сөйләгән әлеге йортта яшәүче кеше. 

Йорт янына матбугат вәкилләре килгәндә өч эвакуатор эшләгән. Шул вакытта машина хуҗаларының берсе йөгереп килеп җиткән. Ул күрше офис бинасында эшләвен әйткән.

Хәзер бу ханымга штраф кына түгел, эвакуатор чыгымнарын, автомобильне штрафлы машина кую урынында тоткан өчен дә түләргә туры киләчәк. Бу түләүләрнең бәясе  якынча дүрт мең сумга төшәргә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100