news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тромбның беренче билгеләре нинди?

news_top

Тромбоз симптомнарын тану проблеманы вакытында ачыкларга ярдәм итә ала, ләкин кайбер очракларда аның ачык билгеләре булмаска да мөмкин. Бу хакта Дәүләт мәгариф университеты медицина факультетының хирургия кафедрасы укытучысы Александр Умнов сөйләде, дип хәбәр итә «Лента.ру».

Табиб сүзләренчә, әгәр тромб кулларда яки аякларда барлыкка килгән икән, көзән җыеруга охшаш авыртулар, шешү һәм ниндидер уңайсызлык хисе туарга мөмкин. Тромб барлыкка килгән урында тире кызарырга һәм тотып караганда җылылык тоелырга мөмкин, дип өстәде ул.

«Әгәр тромб корсак куышлыгында барлыкка килсә, эч авырту, косу һәм диарея булырга мөмкин. Йөрәк тамырларында яки тәннең өске өлешендә кан төерләре барлыкка килү йөрәк авыруларына охшаш билгеләр – йөрәк ишемиясе авыруы һәм башкаларны китереп чыгара ала. Күкрәктә авырлык яки авырту, тын кысылу, тирләү, күңел болгану һәм баш әйләнү хисе барлыкка килә», – ди Умнов.

Хирург әйтүенчә, әгәр тромб үпкәгә күчсә, күкрәктә кискен авырту, йөрәк тибеше ешаю, кан басымы түбән булу, баш әйләнү, аңны югалту, тын кысылу, тирләү, бизгәк, кан белән йөткерү булырга мөмкин. Баш миендә тромб хәлсезлек, сөйләм һәм күрү белән проблемалар, баш авырту һәм баш әйләнү китереп чыгара ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар