news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Троллейбус тукталышка килеп кергән: өч кеше һәлак

Авариядә имгәнгән егет белән кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар.

news_top
Троллейбус тукталышка килеп кергән: өч кеше һәлак

9 октябрьдә көндезге икеләр тирәсендә Орел шәһәрендә тукталышка троллейбус килеп бәрелгән. Өч кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән. Корбаннар арасында балигъ булмаган бала да бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

4нче маршрут буенча барган троллейбус йөртүче хатын-кыз тукталышка килеп бәрелә. Тукталышта торган өч кеше, шул исәптән 17 яшьлек үсмер егет һәлак була. Тагын бер егет белән кыз имгәнә. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Бу кешеләрнең никадәр катлаулы травма алганы әлегә хәбәр ителми.

Фаҗига «Спорт сарае» тукталышында булды, дип хәбәр иткәннәр Бердәм диспетчырлык хезмәтендә.

Орел өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр иткәнчә, троллейбус йөртүчене сак астына алу турында сорау хәл ителә.

«Орловские новости» сайты авария булган урыннан видео күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар