Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трибуна ишелгәч бер кеше һәлак булган, берничә бала имгәнгән

news_top_970_100
Трибуна ишелгәч бер кеше һәлак булган, берничә бала имгәнгән
видеодан скриншот

Ростов-на-Дону шәһәрендә ишкәкчеләр каналында трибуна ишелгән. Бер хатын-кыз һәлак булган, берничә бала имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Интерфакс» белешмәсе буенча, трибуна кичке 5нче яртылар тирәсендә ишелә. 8 кеше, шул исәптән 7 бала зыян күрә.

Имгәнгән хатын-кыз соңрак үлә. Яраланган балаларны хастаханәгә җибәргәннәр. Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, фаҗига спорт чарасы вакытында була. Яңгыр ява башлагач, кешеләр трибуна астына качмакчы булган, диелә хәбәрдә.

Ростов өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Телеграм» каналында хәбәр ителгәнчә, урында коткаручылар эшли. 

«Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер хатын-кыз үлде. 15 кеше зыян күрде, аларның 10сы балалар, 5се өлкәннәр (шул исәптән һәлак булган хатын-кыз)», – диелә ведомство хәбәрендә.

Соңрак «Вести» каналы хәбәр иткәнчә, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев зыян күрүчеләр арасында 5 өлкән кеше һәм 10 бала булуын раслаган. «Тагын 1 хатын-кыз һәм 2 бала – бик авыр хәлдә. Зыян күрүчеләргә табиблар ярдәм итә», – дигән ул.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, фаҗига Пойменная урамында урнашкан 5нче Олимпия резервы спорт мәктәбе территориясендә булган. Тикшерү эшләре башланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100