news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тренировкасыз гына ничек ябыгырга?

Кеше 12 атнада алты кило чамасы авырлыгын киметә ала.

news_top
Тренировкасыз гына ничек ябыгырга?
https://pixabay.com

Британия диетологы Майкл Мосли тренировкалар белән интекмичә генә ябыгу ысулын әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Бу ысул ярдәмендә кеше 12 атнада алты кило чамасы авырлыгын киметә ала. 

Диетолог сүзләренчә, ябыгуның иң яхшы ысулы — ашау вакытын дөрес иттереп көйләү. Соңгы тапкыр ашау 19.30 сәгатьтән дә соңрак була алмый. Бу ысулның нәтиҗәлелеген Бөек Британиянең Ноттингем университеты һәм Ирандагы Тегеран медицина университеты галимнәренең тикшеренүләре дә раслаган.

Галимнәр артык авырлыгы булган 82 хатын-кызны күзәтеп торган. Алар көн саен бер төрле микъдарда килокалорийлар ашый, яртысы кичке ашны 19 30 сәгатьтә тәмамлый.

Нәтиҗәдә бу кешеләр 7 кило чамасы авырлыгын югалта.

19 30 сәгатьтән соң да ашаучылар исә биш килодан кимрәк авырлыгын югалта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар