news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тренировка вакытында 12 яшьлек малай бассейнда батып үлгән

news_top
Тренировка вакытында 12 яшьлек малай бассейнда батып үлгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Свердловск өлкәсенең Полевский шәһәрендә бассейнда тренировка вакытында 12 яшьлек үсмер батып үлгән. Аның кулы фильтр өчен тишеккә кысылып калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига төркем белән тренировка вакытында була. Бу вакытта балалар белән берьюлы 2 тренер эшли.

«Бер йөзүченең су астында озак торуына балалар игътибар итә, алар бу турыда тренерга әйтә. Тренер бассейнга чума һәм баланың уң кулы фильтр өчен слив тишегенә кысылып калуын күреп ала. Кулны тартып алмакчы булалар, тик тишекне суыруы көчле булу сәбәпле, булдыра алмыйлар», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Чистарту фильтрын туктаткач кына баланың кулын чыгаралар, ләкин бу вакытта бала үлгән була инде.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар