news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тренер йокы режимын җайга салу ысулларын атады

news_top

Йокы сыйфатын гади генә гадәтләр белән дә яхшыртырга мөмкин. Алар турында тренер Виктория Турищева «Известия»гә биргән интервьюсында сөйләгән.

Эксперт, баш миенә йокы вакыты турында сигнал бирү өчен, җиңел генә физик күнегүләр, сулыш өчен күнегүләр яки артык якты булмаган ут астында уку кебек кичке ритуаллар булдырырга киңәш итә. Йоклар алдыннан кимендә 1 сәгать алдан гаджетларны алып куярга кирәк.

Яктылык һәм тавыштан саклану өчен, Турищева калын пәрдәләр яки күзләр өчен битлек кулланырга киңәш итә. Ул йокы бүлмәсен караңгылату һәм йоклар алдыннан электрон җайланмалардан баш тарту мөһим икәнен әйтә.

Туклану һәм эчү режимын контрольдә тоту шулай ук мөһим. Эксперт, кичке аш җиңел үзләштерелә торган продуктлардан булырга тиеш, дип киңәш итә. Шулай ук 15:00 сәгатьтән соң кофеиннан һәм кичен алкогольдән баш тартырга, кичен соңгы стакан суны ятыр алыннан 1,5-2 сәгать алдан эчәргә кирәклеген әйтә.

Тотрыклы йокы режимы, ял көннәрен дә кертеп, мелатонин һәм кортизол эшләп чыгаруны җайга салырга ярдәм итә, йокыга китү проблемаларын бетерә. Көндез яки кичкә таба даими физик күнегүләр энергия сарыф итүгә ярдәм итә һәм тәнне суыту хисабына йокыга китүне җиңеләйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар