Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тренер Алмас Заһретдинов турында: «Аның гомере шулай кыска булуы үкенечле»

news_top_970_100
Тренер Алмас Заһретдинов турында: «Аның гомере шулай кыска булуы үкенечле»

Кузайкино-Нурлат юлындагы авариядә билбау көрәше буенча тренер Алмас Заһретдинов һәлак булды. «Газель» автомобиле, каршы як полосага чыгып, тренер идарә иткән «Лада»ны бәрдерә дип фаразлана. Алмас Заһретдинов шунда ук һәлак була, ә пассажир утыргычындагы 17 яшьлек спортчы әле генә реанимациядән чыккан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Алмас Заһретдинов билбау көрәше белән танылган спортчы, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер булган.

«Витязь» олимпия спорт мәктәбе директоры Артур Фролов әйтүенчә, аның аяклары һәм таз сөяге сынган, ул тренерын югалту кайгысын да авыр кабул иткән.

Автоһәлакәт кичә сәгать унбер тирсәсендә була. «Газель» йөртүчесе – 47 яшьлек ир дә хастаханәдә.

«Мин Алмасны югалтуга әле дә ышана алмыйм. Без озак еллар бергә эшләдек, Алмас минем өчен ышанычлы дус, – дип сөйләгән «Олипийский» мәктәбенең элекке директоры Николай Ипеев. – Зур уңышларына карамастан, Алмас һәрвакыт тыйнак, конфликтларга бармый торган кеше булып калды. Ул Сабантуйларында судья булып гадел эшләде. Алмас Нурлатка ярышларга барырга тиеш иде, туганнарына кереп чыгар өчен үз машинасында киткәндер. Аның гомере шулай кыска булуы үкенечле».

Алмас Заһретдинов Чаллыда яшәгән. Аны иртә, 9 апрельдә туган ягында – Нурлат райоы Киекле (Бурметьево) авылында җирләячәкләр.

Алмасның хатыны, ике баласы һәм оныклары булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100