Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Травматолог Илдар Ваһапов: «Бозлавыкта кулны сындырмас өчен, дөрес егыла белергә кирәк»

Һава торышы еш үзгәрү сәбәпле, юлларда көчле бозлавыклар башланды. Халык башын аска иеп, акрын гына хәрәкәт итә. Кайберләре таелып та егыла. «Интертат» травматолог Илдар Ваһаповтан имгәнүдән саклану чарасын сорады.

news_top_970_100
Травматолог Илдар Ваһапов: «Бозлавыкта кулны сындырмас өчен, дөрес егыла белергә кирәк»
https://ru.freepik.com

Травматолог Илдар Ваһапов бу елны кыш көне таеп егылып имгәнүчеләр саны артканын әйтте.

Ел саен шушы әйбер кабатлана. Җәй көне яраланып, тырналып, киселеп миңа мөрәҗәгать итәләр. Кышын – бозлавыкта яки кышкы уеннар вакытында имгәнәләр. Иң ешы – ул кул яки балтыр белән табан арасын сындыру.

Егылганда, ничек кулны аска куеп калдырганны сизми дә калабыз. Имгәнүләрне булдырмас өчен, бозлавыкта кулны сындырмас өчен, дөрес итеп егыла белергә кирәк. Дөрес, кирәк икәнен яхшы аңласак та, практикада аны үтәве бик авыр. 

Табибтан «дөрес егылу» буенча киңәшләр

Егылмас өчен:

  • ашыкмыйча гына атларга;
  • кулларны кесәдән чыгарып йөрергә кирәк; 
  • тезләрне бөгәргә;
  • шуып, зур булмаган адымнар ясарга.

Әгәр инде таеп егыласыгызны тойсагыз:

  • кул белән болгап җибәреп, балансны сакларга.

Егылган мизгелдә:

  • максималь рәвештә мускулларны эшләтергә:
  • «бөгәрләнергә»;
  • башны җилкәгә таба җыерырга;
  • терсәкне янга таба (на бок) кысарга;
  • арканы турайтырга;
  • аякны бөкләргә;
  • ян якка таба җиргә утырырга тырышырга кирәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100