Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңак сөяге, кулы чәрдәкләнгән». Юлдан купкан тимер кисәге машина тәрәзәсеннән кергән

news_top_970_100
«Яңак сөяге, кулы чәрдәкләнгән». Юлдан купкан тимер кисәге машина тәрәзәсеннән кергән
"Татар-информ" архивы

Самарада яшәүче ир-ат трассадан барганда имгәнгән. Юлдан купкан тимер пластина кисәге аның машинасының алгы тәрәзәсен ватып кергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

Фаҗига 5 июльдә булган. 35 яшьлек Илья Самара автобаныннан өлкә үзәгеннән Тольяттига таба бара. Шул чакта кисәк кенә алгы тәрәзә ватыла һәм тимер кисәге очып керә. Тимер пластика ир-атның кулына, аннары битенә тия, ул яралана.

«Ильяның кул чугы чәрдәкләнгән, яңагы һәм казналыгы яраланган. Ул безгә шалтыратты һәм алгы тәрәзәдән нидер килеп керүен, үзен начар хис итүен, ашыгыч ярдәм чакыруын әйтте», – дип сөйли туганы.

Илья янына Сергей һәм аның хатыны килә. Бу вакытта Ильяга узып баручы машина йөртүче ярдәм итә торган. «Газель» йөртүче яшь егет Ильяның кулына жгут куйган, аннары юлдан очып кергән предметны эзли башлаган. Квадрат формасындагы тимер кисәге дә табылган.

«4 кило авырлыктагы пластина күпернең өске катламының өлеше булып чыкты. Алар күп, бирегә эретеп ябыштырылганнар. Илья алдыннан бара торган йөк машинасы авырлыгына чыдый алмыйча, тимер очып чыккандыр. Бәлки инде өзелгән һәм юлда ята торган булгандыр. 110 км/сәг тизлек рөхсәт ителгән магистральдә мондый әйберләр булырга тиеш түгел бит!» – ди Сергей.

Урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән. Алар аварияне рәсмиләштергән, ләкин пластинаны алмаганнар, кирәк дип санамаганнар. Хәзер бу тимер кисәге Ильяның туганнарында, алар гаепләрне ачыклап, җәзага тартырга кирәк дип саный.

Илья хәзер хастаханәдә ята, ул күп кан югалткан. Ул үз аңында, ләкин казналыгы имгәнү сәбәпле, сөйләшү авыр, ашауны да көпшә аша гына ашый. Узган җомгада аңа 5 сәгать операция ясаганнар. Күзе астындагы орбита сөяген алмаштырганнар, яңагына пластина куйганнар, аскы казналыгын һәм яңак сөяген җыйганнар. Хәзер Ильяның казналыгын ике атнага штифтлар белән беркетеп куйганнар. Алда әле берничә җитди операция көтелә, табиблар аның кулын һәм йөзен төзәтәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100