news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трассадан барган килеш ут капкач, машинадан чыккан йөртүчене таптап киткәннәр

news_top
Трассадан барган килеш ут капкач, машинадан чыккан йөртүчене таптап киткәннәр
видеодан скриншот
Фото: https://vk.com/23mvd

Краснодар краеның Курганинский районында Усть-Лабинск – Лабинск – Упорная юлында машина йөртүче һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, трассада барган килеш, «Лада» машинасына ут каба. Йөртүче ир-ат машинасыннан туктата да чыгу җаен таба. Тик аны каршы як полосадан килгән «Рено» машинасына бәрдереп китә.

«Лада» йөртүчесе һәлак була, дигәннәр полициядә.

Бераздан мәрхүмнең шәхесен ачыклыйлар. Ул биредә яшәүче 36 яшьлек ир-ат булып чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар