news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трассада юл сорашырга туктаган әти кеше машинадан чыккан улын онытып калдырган

news_top

Көньякта ял итеп, улы белән автомобильдә кайтып килүче ир-ат «Дон» М-4 трассасында үзенең баласын онытып калдырган. Бу хакта «Берләштерелгән түләүләрне җыю системалары» (ОССП) ҖЧҖ хәбәр итә, дип яза «Вести» каналы.

Юлның 545 нче километрында машина йөртүче бераз адашкан һәм юлны сорашу өчен туктаган. Әтисе сөйләшкән арада улы бәдрәфкә чыккан. Әтисе моны белми дә калган, машинага утырып китеп барган. Яшүсмер әтисенә шалтырата да алмаган – аның телефоны машинада калган.

Аптыраган малайны «Берләштерелгән түләүләрне җыю системалары» хезмәткәрләре күреп алган. Беренче эш итеп, аларның берсе үсмергә курткасын биргән – урамда сизелерлек салкын булган.

Шуннан соң смена башлыгы оператор белән элемтәгә кергән, һәм оешманың авария комиссары юлга чыккан. Ул үсмернең әтисенә шалтыраткан, ни булганын аңлаткан һәм малайны кире кайтарырга ярдәм иткән. Сүз уңаеннан, әтисе улының машинада булмавын 14 километр үткәч кенә аңлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар