Омск өлкәсендә юл һәлакәтендә өч кеше үлгән. Алар полиция хезмәткәрләре булуы билгеле. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Авария бүген иртән Чиләбе-Новосибирск юлында була. Lada Vesta машинасы каршы як полосага чыга һәм Mercedes йөк машинасына бәрелә. Коточкыч бәрелешүдән соң өч ир-ат та урында ук үлә. Алар командировкада булган.
Җинаять эше ачылган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.