news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трассада коточкыч авариядә алты кеше һәлак булган — фото

«Лада Калина» машинасы каршыга килүче «Богдан-2111» автомобиле белән бәрелешкән.

news_top
Трассада коточкыч авариядә алты кеше һәлак булган — фото

19 ноябрьдә кичке биш тулганда Башкортстанның Каридел районында коточкыч юл һәлакәте булган. Бөре-Тастүбә-Сатка трассасының 73 нче километрында авариядә алты кеше үлгән. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте  итте.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, Каридел авылына таба бара торган «Лада Калина» машинасы каршыга килгән «Богдан-2111» автомобиле белән бәрелешкән.

«Калина» машинасында җәйге резина булуы билгеле. Анда баручы ике кеше үлә. Һәлак булган тагын дүрт кеше «Богдан» автомобилендә була.

Авария урынында полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшләгән.

Беренчел мәгълүмат буенча, авариядә өч ир-ат, бер хатын-кыз үлә. Ике кешенең шәхесе ачыклана. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Трассада хәрәкәт чикләнмәде. Урында дүрт махсус хезмәт машинасы булды. Һәлак булучыларның туганнары белән психологлар эшли», — дип сөйләгәннәр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар