news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трассада изелеп беткән җиңел машинада өч кеше үлгән

news_top
Трассада изелеп беткән җиңел машинада өч кеше үлгән
https://vk.com/gibdd24

11 ноябрьдә Красноярск краенда коточкыч авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Красноярск – Енисейск трассасында Сухобузим районында Toyota җиңел машинасы MAN йөк машинасы белән бәрелешә.

Авариядән соң җиңел машина изелеп диярлек бетә, фура юл кырыена төшеп китә.

Toyota салонындагы 3 кеше үлә, йөк машинасын йөртүче имгәнә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар