news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трассада ике иномарка бәрелешеп, биш кеше һәлак булган

Nissan X-Trail һәм Ford Fusion иномаркалары кара-каршы бәрелешкән.

news_top
Трассада ике иномарка бәрелешеп, биш кеше һәлак булган
Ярославль өлкәсендә ике автомобиль бәрелешеп, биш кеше һәлак булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Бүген, 16 сентябрьдә, иртәнге тугыз тирәсендә Рыбинский районындагы юлда Nissan X-Trail һәм Ford Fusion иномаркалары бәрелешкән.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә биш кеше һәлак булган. Nissan X-Trail машинасын йөртүчене хастаханәгә озатканнар", диелгән агентлык хәбәрендә.

Nissan X-Trail машинасында  67 яшьлек ир-ат, 45 яшьлек хатын-кыз үлгән. Ford Fusion машинасында 45 яшьлек ир-ат, 42 яшьлек хатын-кыз үлгән. Тагын бер мәрхүм хатын-кызның шәхесен ачыклыйлар. Nissan X-Trail иномаркасында барган 18 яшьлек егетне хастаханәгә озатканнар. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр арасында балалар юк. Урында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Юлның бу өлешендә хәрәкәт чикләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар