Башкортстанның Иглин районында 2 йөк машинасы бәрелешкән, 2 кеше һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама балән «Башинформ» хәбәр итте.
М-5 юлының 1535нче километрында бәрелешкәч, машиналарга ут капкан.
Әлеге урында юлны япканнар. Аны Майский — Олы Теләк — Урман — Ауструм аша урап узарга кирәк.