Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трассада авариядә ике бала һәм өч өлкән кеше һәлак булган

news_top_970_100
Трассада авариядә ике бала һәм өч өлкән кеше һәлак булган
https://22.mchs.gov.ru

Алтайда авариядә 2 бала һәм 3 өлкән кеше һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, фаҗига А-322 Барнаул – Рубцовск трассасында була. Казахстан белән чик тирәсендә Поспелиха авылы янында ике машина кара-каршы бәрелешә.

ВАЗ-2110 машинасы белән 1978 елда туган ир-ат идарә итә, ул каршы як полосага чыга һәм Lexus RX 300 автомобиленә бәрелә.

Авариядән соң ВАЗ-2110 машинасын йөртүче үзе, аның өч пассажиры – хатын-кыз һәм ике бала үлә. Lexus машинасын йөртүче һәм аның ике пассажиры имгәнә, аларны хастаханәгә алып китәләр. Бераз вакыт узгач, бу йөртүче дә үлә, диелә хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә:

  • шәхси иминлек кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен  үтәгез, тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз;
  • кискен маневрлар һәм узулар ясамагыз;
  • кисәк тормозлау һәм тәгәрмәчләрне блокировкалау тормозлау юлын озынайта, еш кына идарә югалуга китерә;
  • һава торышы бозылганда ерак юлга чыгудан тыелып торыгыз;
  • коткаручыларга шалтырату өчен номерлар – «101» һәм «112».
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100