2 декабрьдә Туваның Кызыл районында «Енисей» трассасында булган җитди авариядә 7 кеше, шул исәптән 4 бала да зыян күргән. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«17 сәгать 08 минутта Р-257 «Енисей» федераль трассасының 861 нче километрында көнчыгыш юнәлештә хәрәкәт иткән «ВАЗ-217030» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм Toyota Corolla машинасы белән бәрелешә», – диелә министрлык хәбәрендә.
Ике йөртүче, 35 яшьлек пассажир һәм 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге дүрт бала хастаханәгә җибәрелә. Табиблар мәгълүматына караганда, 10 яшьлек кызның баш мие селкенгән, 3 яшьлегенең бот сөяге сынган.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, Lada Priora машинасының 29 яшьлек йөртүчесе исерек булган, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Toyota Corolla автомобиле белән бәрелешкән. Аның 4 яшьлек кызы балалар утыргычында булмаган. Шулай ук аның автомобилендә кышкы шартларга туры килми торган җәйге тәгәрмәчләр булган.
Toyota йөртүчесе айнык булган, аның машинасында 5 пассажир була. Авария буенча тикшерү уздырыла.