news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трассада авариядә 20 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз һәлак булган

news_top
Трассада авариядә 20 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз һәлак булган
Фото: Пенза Дәүләт автоинспекциясе

13 октябрьдә Пенза чигендә М-5 «Урал» федераль трассасында җитди авариядә үлүчеләрнең шәхесләре билгеле булды. Бу хакта «Столица58» хәбәр итә.

Өлкә прокуратурасында хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә «ВАЗ-21154» җиңел автомобиле пассажирлары – 20 яшьлек ике егет һәм 17 яшьлек кыз үлгән.

Фаҗига көндезге сәгатьләрдә трассаның 646 нчы километрында булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, 20 яшьлек егет идарә иткән «ВАЗ-21154» автомобиле «МАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Йөк автомобиле белән 21 яшьлек егет идарә иткән. Җиңел машина йөртүчесе һәм 2 пассажир урында ук һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү барышын Пенза өлкәсе прокуратурасы контрольгә алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар