news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трассада авариядә әнисе белән бабасы үлгән, нәни кыз могҗиза белән генә исән калган - фото

Җиңел машинаны йөртүче әни кешенең йөртү стажы өч ай чамасы гына булган.

news_top
Трассада авариядә әнисе белән бабасы үлгән, нәни кыз могҗиза белән генә исән калган - фото

5 гыйнварда Башкортстанның Краснокамский районында трассада юл һәлакәте була. Дүртөйле-Нефтекама юлының 87 нче километрында «Лада Гранта» һәм «КамАЗ» машиналары бәрелешә. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җиңел автомобиль белән йөк машинасы кара-каршы бәрелешә.

Республика ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, җиңел машина белән хатын-кыз идарә итә. Машинада аның 64 яшьлек әтисе дә була. Ир-ат һәм хатын-кыз авария урынында ук һәлак була.

«Салонда машина йөртүче хатынның 7 яшьлек кызы да була. Ул балалар өчен креслода була. Аны шушы утыргыч кына саклап кала. Һәлак булган хатынның машина йөртү стажы өч ай чамасы гына була», — дип сөйләгәннәр юлдагы полиция хезмәткәрләре.

Урында махсус хезмәтләр эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар