Тимергали хәзрәт Юлдашев транспортка утырганда укый торган доганы телеграм-каналына язды.
سُبْحانَ الَّذي سَخَّرَ لَنا هَذَا وَما كُنَّا لَهُ مُقْرِنينَ، وَإِنَّا إلى رَبِّنَا لَمُنْقَلِبُونَ. اللَّهُمَّ إنَّا نَسألُكَ فِي سفَرِنَا هَذَا البِرَّ وَالتَّقْوَى، وَمِنْ العَمَلِ ما تَرْضَى، اللَّهُمَّ هَوّن عَلَيْنا سَفَرَنَا هَذَا، وَاطْوِ عَنّا بُعْدَهُ. اللَّهُمَّ أنْتَ الصَّاحِبُ فِي السَّفَرِ وَالخَلِيفَةُ في الأهْلِ. اللَّهُمَّ إني أعُوذُ بِكَ مِنْ وَعْثاءِ السَّفَرِ وكآبَةِ المَنْظَرِ وَسُوءِ المُنْقَلَبِ في المَالِوالأهْلِ
Укылышы: «Сүбхәәнәл-ләзии сәххара ләнәә һәзәә вә мәә күннәә ләһү мукъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмункалибуунә. Аллааһүммә иннәә нәсьәлүкә фии сәфәринәә һәзәл-бирра вәттәкъвәә, вә минәл-гамәли мәә тәрдаа. Аллааһүммә һәввин галәйнәә сәфәранәә һәзәә вәтъви ганнәә бугъдәһ. Аллааһүммә әнтәс-саахибү фис-сәфәри, вәл-халиифәтү фил-әһли. Аллааһүммә иннии әгуузү бикә мин вәгъсәәис-сәфәри, вә кәәәбәтил-мәнзари вә сүүил-мункаләби фил-мәәли вәл-әһли». (Кара белән билгеләнгән сүзләрдә «с» һәм «з» хәрефләре сакау итеп укыла).
Мәгънәсе: «Аллаһ исеме белән утырам. Аның исеме белән хәрәкәт итәчәкбез. Аның исеме белән тукталачакбыз. Безнең Раббыбызның Гафу итүче һәм Мәрхәмәтле булуында шик юк. Безгә бу мәрхәмәтне күрсәткән Аллаһ барлык кимчелекләрдән өстен. Аның рөхсәтеннән башка без бернәрсә дә эшләргә кодрәтле түгел. Чынлыкта, без Раббыбызга әйләнеп кайтабыз.
Йә Аллаһыбыз! Безгә юлда гөнаһтан ерак булган һәм Син канәгать булырдай изге гамәлләр кылырга насыйп ит. Йә Аллаһыбыз! Безнең сәфәребезне җиңеләйт! Ерак булганны безгә якынайт. Йә Аллаһыбыз! Без Синең милкеңдә, һәм без сәфәрдә булган вакытта гаиләбезне тәэмин итүне Сиңа тапшырабыз. Йә Аллаһыбыз! Юл авырлыкларыннан һәм тарлыкларыннан, гаиләбезгә һәм малыбызга бәлагә тарган хәлдә кайтудан Сиңа сыенабыз».