Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Транспорт салымын түләүдән кемнәр азат ителә?

news_top_970_100
Транспорт салымын түләүдән кемнәр азат ителә?
Фото: «Татар-информ»

Татарстанның салым инспекциясендә гражданнарның кайсы категорияләре транспорт салымын түләүдән азат ителүен искә төшерделәр. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

РФ Салым кодексы һәм «Транспорт салымы турында» республика законы нигезендә, ташламалар түбәндәге төркемнәргә бирелә:

  • радиациядән зарар күрүчеләр (шул исәптән Чернобыль АЭСындагы авариядә);
  • СССР, РФ һәм Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан һәм Хезмәт Даны орденнары кавалерлары;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, концлагерьларда балигъ булмаган тоткыннар (110 ат көченә кадәрге автомобильләр өчен);
  • I һәм II группа инвалидлар (100 ат көченә кадәрге автомобильләр өчен).

Ташлама бары тик 1 транспорт чарасына гына кагыла.

Моннан тыш, 2024-2027 елларда салым җиңел электромобильләр, мотоцикллар, мотороллерлар, автобуслар һәм электр двигательләре белән җиһазландырылган йөк машиналары хуҗаларыннан алынмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100