Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Транспорт салымын түләгәндә нинди дә булса ташламалар бармы?

Оешмабыз транспорт чарасы сатып алу сәбәпле, безнең сорау туды: транспорт салымын түләгәндә нинди дә булса ташламалар бармы?

news_top_970_100
Транспорт салымын түләгәндә нинди дә булса ташламалар бармы?

Җавап: Транспорт салымы төбәк салымы булып тора һәм льготалар Татарстан Республикасының 29.11.2002 кабул ителгән 24-ЗРТ номерлы “Транспорт салымы турында”гы кануны нигезендә билгеләнә.

24-ЗРТ кануны нигезендә транспорт салымыннан түбәндәге категорияләр азат ителә:

Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында”гы (06.04.2006 кабул ителгән 26-ЗРТ номерлы ТР законы редакциясендә) кануны нигезендә 2005 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр төзелгән инвестиция килешүләре буенча эшчәнлек алып баручы салым түләүчеләр;

Татарстан Республикасының Алабуга районында төзелгән сәнәгать-эшләп чыгару тибындагы махсус икътисад зонасы һәм Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнарында булдырылган “Иннополис” техник-яңалык кертү тибындагы махсус икътисад зонасы оешма-резидентлары транспорт чарасын учетка куйганнан соң 10 ел эчендә (абзац ТР 10.02.2006 кабул ителгән 4-ЗРТ номерлы кануны белән, ТР ның 11.11.2014 кабул ителгән 86-ЗРТ номерлы кануны редакциясендә кертелгән).

Шулай ук кайбер категорияләргә салым ставкасының 50 проценты күләмендә ташламалар каралган:

1)    Россиядә чыгарылган һәм ЕВРО-2 дән дә түбән булмаган экологик нормаларга туры килә торган двигательләр белән җиһазландырылган, лизингка бирүче балансында торган һәм бер елдан да ким булмаган вакытка лизингка бирелгән, двигатель егәре 150 ат көченнән дә ким булмаган йөк машиналары һәм автобуслар.

2)    Гаскәри типтагы автомобиль колонналарына кертелгән автобуслар – алар даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртә торган оешмаларның милке булса, һәм бу оешмалар гаскәри типтагы автомобиль колонналарын формалаштыру һәм асрауга мобилизацион йөкләмәләр үти торган булганда. Ташлама автобусның гаскәри типтагы автомобиль колоннасы составында торган вакыт аралыгында бирелә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110  Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100