Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Транспорт картасына акчаны онлайн-салу өчен нишләргә?

2020 елның 1 гыйнварыннан Казанда пассажир транспортында йөрү бәясе 30 сум булды.

news_top_970_100
Транспорт картасына акчаны онлайн-салу өчен нишләргә?
Александр Эшкинин

Казанда транспорт картасын Интернет аша тулыландыру мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Транспорт картасы хисабын «Транспорт картасы» сайтындагы «Кичектереп түләү сервисы» бүлегендә тулыландырырга мөмкин. Әлеге операцияне башкарганда комиссия алынмый.

Картага күчерелгән акчаны активлаштыру өчен, кондукторга хәбәр итеп, әлеге хезмәттән файдалануың турында әйтергә кирәк.

Кондуктор терминалны тулыландыру режимына күчерәчәк, шуннан соң пассажир картаны валидаторга куярга тиеш. Анда «Ресурс тулыландырылды» дигән язма чыгачак. Шуннан соң картаны янә терминалга куярга һәм билет бәясен түләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100