Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трамвайчы кыз: “Җырлавымны тыңлап, пассажирлар тукталышларын да узып китә”

«Бер трамвайчы япь-яшь кыз бала, сак булыгыз, вагон кузгала” дип җырлый иде заманында Асаф Вәлиев. Бүген исә сезне үзенчәлекле трамвайчы кыз белән таныштырырга телим. Казан урамнары буйлап, 4нче номерлы трамвайны иярләп, күкрәге тулы моңны рәхәтләнеп, бөтен салонга ишетерлек итеп җырлаучыны күрсәгез, белегез, бу – Илзидә Хафизова булыр.

news_top_970_100
Трамвайчы кыз: “Җырлавымны тыңлап, пассажирлар тукталышларын да узып китә”

Эшли башлавына бер генә ел үтсә дә, аның инде үз пассажирлары-үз тыңлаучылары барлыкка килгән. “Бу кадәр матур тавышы белән нигә трамвай йөртүче булып эшли соң ул?” диярсез. Хәзер барысын да сөйлим.

Илзидә Спас районының Ямбахты авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач ул, һөнәр алу максаты белән күрше Әлки районына юл тота. Анда повар-кондитер белгечлеген үзләштерә.

“Укыган вакытта җырга сәләтемне күреп, мине мәдәният йортына ярты ставкага эшкә алдылар. Шулай итеп көндезләрен укып, кичләрен эшләп, студент елларымны файдалы итеп үткәрдем. Укуны тәмамлагач тормыш юллары мине Казанга алып килде. Алты кибеттә эшләдем. Кияүгә чыктым, бала таптым”, - ди Илзидә.

“Җаны теләгән елан ите ашаган” дип юкка гына әйтми безнең халык. Илзидәнең әнисенең зур бер хыялы тормышка ашмый калган: ул гомер буе машина йөртергә хыялланган. Әмма күңел түрендәге шушы теләген ул кызына күчерә алган.

“Әни каяндыр белдерү күреп калган ахры. Көннәрдән бер көнне ул миңа: “Декрет ялында утырганда трамвай йөртүчеләр курсларына язылып карамыйсыңмы?” диде. Мин бер урында гына таптанырга яратмыйм. Бардым, язылдым, укыдым. Чыннан да миңа трамвай йөртү ошап китте. Декрет ялы беткәннән соң, туп-туры депога килдем”, - дип хатирәләре белән уртаклашты Илзидә Хафизова.

Илзидә эшен теләп, яратып һәм бик төгәл башкара. Шулай булмыйни, яратмаган эшеңдә рәхәтләнеп җырлап түгел, елап йөрер иде!

“Җырсыз тора алмыйм мин, эштә дә җырлыйм, өйдә дә, чакырган җирләргә да барам, - ди үзе. – Машинист стажым бер ел булса, җыр “стажым” өч яшьтән бирле. Алабуга культура-агарту училищесына кереп, белем алу теләгем дә бар иде. “Бигрәк ерак, кайтсаң китә алмассың, китсәң кайтырга читен”, дип әниләр җибәрмәде.

Алма агачыннан ерак төшми, билгеле. Илзидәнең әтисе баянда уйный, әнисе җырлый икән.

“Алар инде үзләре өчен генә җырчы-баянчы. Элегрәк авылда яшәгәндә күрше авылларга концертлар белән йөриләр иде. Хәзер Казанда яшиләр. Хәер, күңелләре теләсә, утыралар да икәүләшеп концерт куялар”, - ди Илзидә.

Илзидә Хафизова хезмәттәшләре арасында да "җырчы-машинист" исеме белән дан казанган.

“Пассажирларның төрлесе бар. “Рәхмәт, балам, күңелләрне айкадың” диючеләре дә, шыпырт кына тыңлап баручылар да бар. “Сине тыңлап, тукталышны узып киткәнмен” дип көлүчеләр дә булгалый.

Трамвайчы кыз сменасында җырлап кына йөрсә дә, эшнең үз авырлыклары бар билгеле.

- Иртәнге өчтә торырга кирәк. Кичке 11сез өйгә кайтылмый. “Трамвайның руле дә юк, пульты да юк” дисәләр дә, эшем бик җаваплы. Һәм мин аны яратып башкарам, - ди трамвайчы Илзидә Хафизова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100