Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Травмпункт, гипслы аяк» — Илсур Шәрипҗанов күңелсез хәлгә тарыган

Җырчы сторисларына гипслы аяк белән видеолар урнаштырган.

news_top_970_100
«Травмпункт, гипслы аяк» — Илсур Шәрипҗанов күңелсез хәлгә тарыган
Владимир Васильев

Кичәге көн җырчылар өчен, гомумән, уңышсыз көн булган ахры. Филүс Каһировның кулын имгәтүе турында язган идек. Инде җырчы Илсур Шәрипҗановның сторисларында гипслы аяк белән йөргән видеолары пәйда булды. Филүс футболны каты уйнаса, Илсур хоккей яратуы аркасында бәлагә тарыган.

Илсур Шәрипҗановны травмпунктан хатыны Гөлназ килеп алган. «Тагын хоккей уйныйсыңмы», — дип шаяртырга тырыша аны Гөлназ. Илсур: «Әйе», — дип җавап бирә. «Видеога төшергәнче, машинага утырырга булышыр идең», — дип, Гөлназны шелтәләп тә ала.

«Тизрәк терел инде син. Гөлназдан салкын сыра, ягымлы һәм җылы караш», — дип язган җырчының инстадуслары. «Шулай булса, бик шәп булыр иде», — дип елмайган Илсур.

Өйгә кайткач, Илсур Шәрипҗанов инстачыларның «ни булды» дип кызыксынган сорауларына җавап биргән. «Хоккей уйнаганда тез белән бортка килеп бәрелдем. Кичә әйбәт иде барысы да, бүген шешкән. Трампунктка барып, үлеген чистартырга туры килде. Өч көнгә гипс салып кайтардылар. Моннан ары хоккей уйнамассың инде дип тә язасыз. Уйныйм, дуслар, хоккейдагы эмоцияләрне бернәрсә дә алыштыра алмый», — ди ул.

Әллә Илсур белән Филүс бергә булдылармы икән?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100