Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Байден Россиянең җиңелүен тели, Украинаның җиңүеннән дә курка»

news_top_970_100

Америка Президенты Джо Байден Украина белән конфликтта Россиянең җиңелүен тели, әмма шул ук вакытта Украинаның җиңүеннән дә «курка», дип саный президент Дональд Трампның милли иминлек буенча элекке киңәшчесе Джон Болтон. Бу хакта РБК сайты яза.

Болтон Байденны Мәскәүне нәтиҗәле тотып тора алмауда гаепли. Аның сүзләренчә, Россия тарафыннан эскалация янаулары – «блеф» һәм әлегә нәкъ менә шул АКШны һәм НАТОны тотып тора, ә киресенчә түгел.

Мәскәүне уңышлы шантажлау Вашингтонның (конфликтның) ачык максатларын формалаштыра алмавын һәм аларга ирешү өчен стратегия булдыра алмавын аңлата. Байден Россиянең «оттыруын» тели, әмма Украина чыннан да «җиңәр» дип курка, дип язган ул The Wall Street Journal басмасында.

Болтон фикеренчә, хәзер Мәскәү һәм Киев каршылыгы «хәрби тупикка» килеп җитте, әлегә Украинаның Көнбатыш партнерлары арасында нинди корал бирергә дигән буталчык булганда, ул Россия өчен отышлы. Экс-киңәшче әйтүенчә, Ак йортның хәзерге сәясәте Киевның үз-үзен саклавын «артык нәтиҗәле булмаган ярдәм белән» тәэмин итүдән гыйбарәт.

«Бу озакка сузылган, нәтиҗәсез формула (конфликтның) Америка өчен дә, Украина өчен дә янаган куркынычны исәпкә алмый», – дип йомгаклаган Болтон.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100