Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трамп Зеленскийга конфликтны туктатырга кирәклеген әйткән

news_top_970_100
Трамп Зеленскийга конфликтны туктатырга кирәклеген әйткән

АКШ президентына кандидат Дональд Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшкән. Телевидениегә интервьюсында ул конфликтны туктатырга кирәклеге турында әйтүен җиткерә.

«Мин, бу сугышны туктатырга кирәк, дип әйттем. Сез (Украина) хәрби машина белән бәрелештегез... Алар Гитлерны җиңде. Алар Наполеонны җиңде... Мин, русларның миллионлаган мина һәм меңләгән танкы бар, дип әйттем», – дип бәя бирә Украинадагы конфликтка АКШ президентына кандидат.

Ул хәзерге президент Байденны конфликтта гаепле кеше дип атый. «Ул моны булдырмаска тиеш иде. Моны җиңел генә эшләп була иде», – дигән фикердә Трамп.

Трамп, Украинадагы конфликтны 24 сәгать эчендә туктатачакмын, дип, моңа кадәр дә әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100