Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трамп яңа министр һәм җитәкчеләрнең кандидатураларын тәкъдим итте

Трампның булачак матбугат секретаренең бабасы Казанда яшәгән булып чыкты.

news_top_970_100
Трамп яңа министр һәм җитәкчеләрнең кандидатураларын тәкъдим итте

Трамп, президент булып килгәч, кемнәр белән эшләячәген тәкъдим итте. Аларның кем булуыннан чыгып, Трампның сәясәт чоры да гаугалы булыр, дип фаразлыйлар.

Илон Маск, экономия ясыйм, ди һәм үзенә акча эшли

Трамп, «Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге департаменты» төзеләчәк, дип белдерде. Бюрократиягә каршы көрәшергә, дәүләт идарәсендә оптимизация уздырырга тиешле бу оешманың ике җитәкчесе булачак. Трамп файдасына үз кандидатурасыннан баш тарткан эшмәкәр, сәясәтче Вивек Рамасвами һәм миллиардер Илон Маск. Рамасвами – индеец.

Илон Маск – Трамп кандидатурасына 152 миллионнан артык акча тоткан. Шунысы кызык – яңа ведомствоның инглизчә аббревиатурасы: Department of Government Efficiency (DOGE). DOGE – Илон Маскның криптовалютасы атамасы кебек үк. Ягъни, Илон Маск бу адымы белән генә дә акча эшли алды. Шушы хакта хәбәр чыгуга ук, Илон Маск криптовалютасының бәясе күтәрелгән.

Оборона министры – элекке журналист

«Fox News» телеканалы алып баручысы Пит Хегсет – Оборона министры. «Пит килгәч, безнең хәрбиләр кабат бөек булачак, Америка чигенмәячәк», – дигән Трамп. Аңа 44 яшь. Элекке оборона министры кара тәнле һәм 71 яшьлек иде. Пит Хегсет – Гыйрак һәм Әфганстанда хезмәт иткән, майор. АКШның куәтен арттыру яклы.

Пиг әле килеп тә өлгермәде, гауга үзәгенә эләкте. Бер тапшыруда аннан бары тик үзара сөйләшкән мәгълүматны халыкка җиткерүне сораганнар. Ул 10 ел буе кулын юмавын әйткән – «мин микропларны күрмим, шуңа күрә аларга ышанмыйм» дигән ул.

Пиг балта ату ярышында катнашкан булган. Ул балтаны читкә ата һәм ярышка катнашы булмаган, барабан кагып торган кешегә эләгә. «Балта ата алмаган кеше дошманга ничек тидерә алсын?» – дип көләләр булачак оборона министрыннан.

Разведкада – хатын-кыз

Илкүләм разведкага Тулси Габбард кандидатурасы тәкъдим ителде. Ул – үз вакытында Обама тарафдары булган сәясәтче, Демократлар партиясен ташлап китеп, Республика партиясенә килү белән танылды. Сәбәбе – Габбард Демократларның Украинага ярдәм итүенә каршы булган. Ул Украинага акча бирүгә каршы, милләте буенча – индус. Ул, Украинада НАТО биолабораторияләре бар, дип чыгыш ясаган иде.

43 яшьлек Тулси Габбардны «иң каршылыклы шәхес» дип атыйлар. Ул гел карашларын үзгәртеп тора. 2022 елдан – телевидение алып баручысы. Гыйрак сугышында катнашкан. Бер җенестән булганнарның никахларын яклау тарафдары (элек каршы булган).

Дәүләт секретаре – Кубадан

Дәүләт секретаре – Марко Рубио. Чыгышы белән Кубадан. Сәясәтчеләр фикеренчә, бу – Трамп сәясәтенең Латин Америкасы илләренә юнәлтелгән булуын һәм Кытайга каршы булачагын күрсәтә. Марко Рубио Украинага ярдәм итүгә каршы.

53 яшь, 2014 елда Россиягә карата санкцияләр кертү яклы булган. Кытай, Иран, Венесуэлага каршы булуы белән билгеле.

Эчке иминлек министры – хатын-кыз

Көньяк Дакота губернаторы Кристи Ноэм – эчке иминлек министры.

Юстиция министры – Мэтт Гетц

Трамп тәкъдим иткән генераль прокурор Мэтт Гетц – гаугалы «персонаж». Ул Зеленский конгресста чыгыш ясаганда алкышламаган иде. Шулай ук Кырым Россия составында икәнен әйтте. Абортларны яклап чыгыш ясаучыларны «симез һәм куркыныч» кешеләр дип әйтеп, гауга үзәгендә калды. Мэтт Гетцның бу вазифага тәкъдим ителүен министрлыкта эшләүчеләр «акылсызлык» дип атаганнар, дип яза «NBC News». Мэтт Гетц Израильгә һәм яһүдиләргә каршы чыгышлары белән дә билгеле.

Илкүләм иминлек буенча киңәшче

Флоридадан конгрессмен Майк Уолц – илкүләм иминлек буенча киңәшче.

Үзәк разведка идәрәсе

Үзәк разведка – ЦРУга 59 яшьлек Джон Рэтклифф тәкъдим ителә. Адвокат булган. 2020 елда Россия һәм Иранны сайлау процессына катышуда гаепләгән иде. Ковид чыгуда Кытайны гаепли һәм Пекинда олимпиада уздыруга каршы булган.

ФБР директоры

ФБР директоры итеп Трамп киңәшчесе, милләте буенча индус Кэш Патель куелырга мөмкин.

Сәясәт буенча киңәшче

Сәясәт буенча киңәшче – Стивен Миллер. Ул – миграция сәясәтен катгыйландыру тарафдары. Трамп беренче эш көнендә үк ел саен миллион законсыз мигрантны илдән куу турында карар кабул итәчәген әйтте.

Матбугат секретаре – Россиядән

Трамп матбугат секретаре итеп 29 яшьлек Элизабет Пипконы куячак, дип язалар. Ул тумышы белән СССРдан, Белоруссиядән – әтисе дә, әнисе дә Россиянеке, бабасы – билгеле рәссам Марк Клионский. Рәссам сугыш вакытында Казанда эвакуациядә булган. 1970 елларда Клионский АКШка күченеп китә, Россиядә туганнары калган.

Казанда Марк Клионский антифашистик плакатлар ясый, җирле газеталар өчен иллюстрацияләр төшерә, шулай итеп акча эшли. Ул Казанда театраль институтта укыган, дип язалар, шулай ук кайсыдыр театрда эшләп, костюмнар әзерләгән, дигән мәгълүмат та бар.

БМОдагы вәкил – хатын-кыз

Трамп БМОдагы вәкил итеп Элиз Стефаникны тәкъдим итә.

Трамп командасындагы бу кешеләр – әлегә кандидатлар гына. Башта Трамп инаугурация үтәргә, аннары бу кешеләрне Конгресс хупларга тиеш.

Әмма шуны әйтеп була – кандидатлар арасында индеецлар да, индуслар да бар, әмма бер генә африканлы да юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100