АКШ Президенты Дональд Трамп якын көннәрдә Россия башлыгы Владимир Путин белән телефоннан сөйләшергә өметләнә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
«Бик тиздән. Алдагы берничә көндә», – дип җавап биргән Трамп, РФ Президенты белән чираттагы телефоннан сөйләшүне кайчан үткәрергә ниятләве турындагы сорауга. Америка лидеры Вашингтон янындагы Эндрюс хәрби базасында журналистлар белән аралашкан.
«Без моны эшли алачакбыз. Бу – Россия һәм Украинага бәйле вазгыять. Моны эшли алачагыбызга ышанам», – дигән ул. Шулай ук ул якын арада Путин белән телефоннан сөйләшергә планлаштыруын да әйткән.
15 августта Аляскада хәрби базада Россия һәм Америка Президентлары очрашты. Сөйләшүләр йомгаклары буенча Путин Саммитның төп темасы – Украина конфликтын җайга салу булуын әйтте. Россия лидеры ике яклы мөнәсәбәтләрдә сәхифәне ябарга һәм хезмәттәшлеккә кире кайтырга өндәде, шулай ук Трампны Мәскәүгә чакырды.