АКШның сайланган президенты Дональд Трамп Украинаның Россия белән конфликтны җайга салу турында килешү төзергә теләвен белдерде һәм кичекмәстән утны туктатырга, тыныч сөйләшүләр башларга чакырды. Бу турыда ул «Truth Social» социаль челтәрендә язган.
«Зеленский һәм Украина [РФ белән] [тынычлык] килешүе төзергә һәм акылсызлыкны туктатырга тели. <...> Утны кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр башларга кирәк», – дип язган ул. Трамп шулай ук сөйләшүләр процессында «Кытай ярдәм итә ала» дигән фикер белдерде.
Трамп әйткәнчә, киресенчә булган очракта, Украина кризисы «күпкә зуррак һәм бик начар нәрсәгә үсәргә мөмкин».
Сайлауда җиңгән АКШ президенты Франциягә килде, анда президент Эмманюэль Макрон һәм Владимир Зеленский белән очрашты. Аларның өч яклы форматтагы сөйләшүләре 20 минутта тәмамланган. «Аxios» дигән Америка порталы чыганакларга сылтама белән язганча, Трамп башта Зеленский белән Парижда очрашырга җыенмаган, әмма Макрон аны өч яклы форматта сөйләшүләр уздыру кирәклегенә ышандырган.