Трамп Путин һәм Зеленский белән сөйләшкән, тынычлык турында сөйләшү башларга килешкәннәр

АКШ президенты Дональд Трамп Путин белән сөйләшкәнен әйтте. Сөйләшү сәгать ярым барган. Украинадагы конфликтны хәл итү турында һәм АКШ гражданнарын алмашу турында сүз барды, дип язган Трамп.
Соңраң ул Украина президенты Владимир Зеленский белән сөйләшкән, һәм ике як та тынычлык турында сөйләшүләрне алып барырга тиешле командаларны кичекмәстән оештыру турында килешкәннәр.
Сөйләшүнең төп асылы:
- Россия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп телефоннан сөйләшкәннәр дип хәбәр иткән идек. «Ъ» сөйләшүнең төп асылын яза.
- Трамп әйтүенчә, ул Путинга Украинада атышны туктатырга тәкъдим иткән. Россия президенты атышны туктатуның вакытлыча булмавын теләвен әйткән.
- Трамп әйтүенчә, Украинаны НАТОга алу мөмкин түгел диярлек һәм кирәкле түгел.
- Украинаның 2014 елгы чикләренә кайтуга өмете бар, әмма бу мөмкин түгел диярлек. Шул ук вакытта, Украина кайбер территорияләрне кире кайтарырга ихтимал (Мәсәлән, Харьков өлкәсенең бер өлешен).
- АКШ белән Россия Украина турында Владимир Зеленскийдан башка гына да сөйләшә ала.
- Украинада президент сайлау узарга тиеш.
- АКШ Украинага алга таба да булышачак, әмма бу булышуның гарантияләре булырга тиеш. Украинага күрсәтелгән ярдәм өчен Украина түләргә тиеш (Трамп моңа кадәр Украинаның казылма байлыкларын бирергә тиешлеген әйткән иде).
- Трамп Россия президенты белән Согуд Гарәбстанында очрашырга мөмкин.
- Трамп Путинны АКШка чакырган, үзе дә Россиягә килергә әзер. Киләчәктә телефоннан сөйләшүләр ешрак булачак.