news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трамп Путин һәм Зеленский белән өч яклы очрашу булачагын әйтте

news_top
Трамп Путин һәм Зеленский белән өч яклы очрашу булачагын әйтте
видеодан скриншот

АКШ президенты Дональд Трамп Россия һәм Украина коллегалары – Владимир Путин һәм Владимир Зеленский белән өч яклы очрашу булачагын әйтте. Украинада конфликтны көйләү турында планнарын Трамп үзенең Truth Social социаль челтәрендә хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Трамп сүзләренчә, Зеленский һәм Европа лидерлары белән төп очрашудан соң, ул Путинга шалтыраткан. Өч яклы очрашуга кадәр ике яклы очрашу булырга тиеш – анда Россия Президенты һәм Украина лидеры катнашачак.

АКШ президенты әйткәнчә, Ак йортта очрашу вакытында «Украина өчен иминлек гарантияләре турында (аларны АКШ белән координацияләп төрле Европа илләре бирәчәк)» фикер алышканнар.

«Барысы да Россия һәм Украина өчен тынычлык мөмкинлеге өчен шат», – дигән Трамп һәм әлеге консультацияләрне «бик яхшы», ләкин «4 ел чамасы дәвам итә торган» кораллы каршылыкның тәмамлануына «иртә адым» дип атаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар