Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трамп Путин белән кичекмәстән күрешергә теләвен әйткән

news_top_970_100

АКШ президенты Ак йортта журналистлар белән очрашуда Путин белән тиз арада күрешергә теләвен әйткән. Аның сүзләренчә, Россия Украина конфликтына нокта куярга омтылырга тиеш. Россия шулай ук Украинадагы кризисны туктатырга тели, дигән ул. Шул сәбәпле, ул сөйләшүләрне хәзер үк башларга тели.

«Ишеткәннәремнән чыгып караганда, Путинның да минем белән күрешәсе килә, Мин хәзер үк очрашыр идем», – дигән ул.

Аның әйтүенчә, Зеленский да сөйләшүләргә риза.

«Fox News»ка интервьюсында Дональд Трамп «Зеленский – фәрештә түгел» дигән һәм аны конфликтны дәвам итүдә гаепләгән. «Зеленский үзеннән күпкә көчлерәк оешма белән бәрелешә. Ул моны эшләргә тиеш түгел иде. Без килешү төзер иде. Ә Зеленский: «Минем сугышасым килә», диде», – дигән Трамп. «Ул шулай кыю булып сөйләште, ә без аларга миллиардлаган доллар бирдек», – дигән ул («Associated Press»).

Трамп 21 гыйнварда ук Путин белән «теләсә кайсы уңайлы вакытта» очрашырга әзер булуын әйтте. Америка президенты Украинага корал бирүне туктату да ихтимал булуы хакында белдерде.

Шул ук вакытта, Россия килешүгә бармаса, Трамп яңа санкцияләр кертәчәк, дигән мәгълүмат та чыккан иде. Хәзер Трамп санкцияләрнең Россияне килешүгә этәрүенә ышанмавын әйткән. Әмма, аның фикеренчә, Россия президенты өчен килешүгә бару кулай. Россия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, монда бернинди яңалык та юк. Чөнки Трамп, беренче срок президент булганда, Россиягә каршы санкцияләр керткән иде.

Песков әйтүенчә, Путин Трамп белән бернинди шартларсыз да очрашырга әзер.

Төн уртасында матбугат чаралары Путин кортежының Кремльгә килүе хакында язды. Моны, Россия президенты очрашу турында сөйләшүләр алып барадыр, дип гоманлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100