«The Wall Street Journal» басмасы Дональд Трамп Украинада конфликтны ничек туктатачагын ачыклавы хакында яза. АКШның яңа сайланган президенты үз командасы – сәясәт буенча киңәшчеләре белән бу хакта фикер алыша, дип яза басма. «Трамп Украинадагы конфликтны тәмамларга вәгъдә бирде. Хәзер ул ничек икәнен хәл итәргә тиеш» дип аталган язмада шул хакта сүз бара.
WSJ язуынча, киңәшчеләре берничә пункт тәкъдим итә:
1. Хәзерге фронтта конфликт туктый, бәрелеш барган сызыкта демилитаризацияләнгән (ике як тарафыннан да коралсызландырылган) зона булдырыла. Монда атышлар булмауны кем тәэмин итә – анысы әлегә билгесез. Әмма бу – АКШ яки БМО гаскәрләре булмаячак, диелгән.
2. Украина 20 ел НАТОга кермәскә вәгъдә бирә.
3. Бу вәгъдәсе өчен АКШ аны корал белән тәэмин итәчәк.
«Демилитаризацияләнгән зона» мисаллары бар – мәсәлән, КНДР һәм Көньяк Корея шулай бүленгән. Кипрда да «грек» һәм «төрек» зоналары бүленгән.
Трампның киңәшчеләренең берсе, АКШ Украинага гаскәрләрен дә җибәрмәячәк, акчалата да ярдәм итмәячәк. «Польша, Германия, Франция, Британиядән сорасыннар», – дигән ул.
Шушыңа охшаш тәкъдимне вице-президент Джей Ди Вэнс да тәкъдим иткән иде. Россия алган мәйданнарын үзендә калдыра, фронт линиясе буйлап коралсызландырылган зона булдырыла, кабат конфликт булмасын өчен, дип, Украинага корал бирелә. Ә Россия Украинаның хәрби альянсларга (НАТО) кермәячәге хакында вәгъдә ала. Вэнс фикеренчә, Трамп Россия, Украина, Европа халкына мөрәҗәгать белән чыгачак: «Егетләр, тынычлыкның нинди булачагын сезгә хәл итәргә кирәк».
Трамп әлегә бер киңәшне дә өстенлекле итеп кабул итмәгән.
Россия ягы тәкъдиме исә болайрак: Украина Херсон һәм Запорожье өлкәләрен, Донецк, Луганск республикаларыннан тулысынча гаскәрләрен чыгарырга, бу төбәкләр һәм Кырымның Россиянеке икәнен танырга, халыкара санкцияләрне бетерергә, Украинаны демилитаризацияләргә, НАТОга кермәскә һәм нейтраль статус игълан итәргә тиеш.
Трамп «дөньяда конфликтны туктатачагын» тавыш сайлау вакытында тагын бер вәгъдә итте. Аңа кадәр ул, сайланган очракта, конфликтны «1 тәүлек эчендә» бетерәчәген әйткән иде.