Трамп, АКШ президенты булып сайланса, Украина конфликтын бер көн эчендә хәл итәчәген әйтә
АКШның элекке президенты Дональд Трамп, 2024 елда президент булып сайлана калса, Украина белән Россия арасындагы конфликтны бер көн эчендә хәл итәчәген әйткән, дип яза «Интерфакс».
«Мин Украина һәм Россия президентларын яхшы беләм, минем икесе белән дә яхшы мөнәсәбәтләр иде. Мин Зеленскийга: «Җитәр, сиңа килешү төзергә кирәк», – дип әйтер идем, дигән Трамп Fox News телеканалына интервьюда.
«Мин Путинга: «Әгәр сез килешү төземәсәгез, без Украинага бик күп итеп бирәчәкбез (корал турында сүз бара). Без Украинага алар моңа кадәр алганнан да күбрәк бирәчәкбез», – дигән ул.
Шулай итеп, Трамп «бер көн эчендә килешү төзиячәкмен» ди.
Ул, АКШның хәзерге президенты Джо Байден бу конфликтны нәтиҗәле хәл итә алмаячак, ди. Аның фикеренчә, Байден – «нәрсә булганын да аңламый торган» кеше. «Бу – безнең тарихыбыздагы иң куркыныч чор», – дигән Трамп.