news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Трамп 150 ил товарларына пошлина кертергә ниятләвен әйтте

news_top

АКШ президенты Дональд Трамп икътисады зур булмаган якынча 150 илдән товарлар импортлауга бердәм тариф кертү планнары турында белдерде. Ул Real America’s Voice телеканалына интервьюда шул хакта сөйләгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Трамп сүзләренчә, 10-15 процент күләмендә пошлина ставкалары карала, әмма ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән.

«Ак Йорт»ка кире кайткач, Трамп АКШның сәүдә сәясәтен актив рәвештә яңадан карый башлады: Канада, Мексика һәм Кытай товарларына тарифлар арттырылды, корыч, алюминий һәм автомобильләр кертүгә чикләүләр билгеләнде.

Бу сәясәтнең кульминациясе 2 апрельдә булды – шул көнне капма-каршы пошлиналар игълан ителде: төп ставка 10% тәшкил итте, ләкин 57 ил өчен арттырылган тарифлар кулланылды. Әмма 1 атнадан бу процесс туктатылды, һәм Вашингтон кайбер илләр белән консультацияләр башлады.

АКШның Тәэмин итү белән идарә институты мәгълүматына караганда, мондый чаралар инде сәнәгатьтә кимүгә китергән һәм логистика өлкәсендә җитди тоткарлыклар тудырган. Компанияләр, чыгымнар арткан шартларда көндәшлеккә сәләтне саклап калу өчен, өстәмә акча сарыф итә. Кырыс риторикага карамастан, базарлар Трампның белдерүләренә ешрак игътибар итми башлады, чөнки моңа кадәр ул, инвесторлар басымы йогынтысында, сәясәтне йомшарткан булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар