Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тракторга килеп бәрелгән машинада ике олы кеше һәм ике бала үлгән, өч кеше имгәнгән

news_top_970_100
Тракторга килеп бәрелгән машинада ике олы кеше һәм ике бала үлгән, өч кеше имгәнгән
55.мвд.рф

Омск өлкәсендә дүрт кеше һәлак булган авариянең сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Омск өлкәсе буенча идарәсе хәбәр итте.

Юл һәлакәте 18 августта кичке ун тулырга ун минутта була. Биредә «Лада Ларгус» машинасы алдан бара торган тракторга бәрелә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, «Лада Ларгус» машинасы белән 1965 елда туган хатын-кыз идарә итә. Ул Омск – Муромцево – Седельниково юлыннан Омск шәһәренә таба бара. 145 нче километр тирәсендә «Лада Ларгус» дөрес дистанция сакламый һәм алдан бара торган МТЗ-80 тракторына бәрелә.

 

Фото: © 55.мвд.рф

Авариядә «Лада Ларгус» машинасындагы дүрт пассажир – 1985 елда туган хатын-кыз, 2000 елда туган ир-ат урында ук, 2012 һәм 2021 елда туган ике бала хастаханәдә үлә. Машинаны йөртүче хатын, тагын ике пассажир – 2012 елда туган кыз һәм 2014 елда туган малай имгәнә – аларны хастаханәгә китергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100