Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тракторчы Василий югалып торуы турында: «Борчылып ятмыйм, узар әле авыр вакытлар да»

news_top_970_100
Тракторчы Василий югалып торуы турында: «Борчылып ятмыйм, узар әле авыр вакытлар да»
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Тракторчы блогер Василий Иванов соңгы арада сәламәтлеге белән бәйле күңелсез очраклар ешаюын сөйләде. Аның сүзләренчә, ел башыннан бирле бәла-каза аңа бер-бер артлы килеп кенә тора.

«Быелгысы ел имгәнүләр елы булды әле. Башта кулның сеңере өзелеп, шуны дәвалап йөрдем. Аннары, эшләп йөри генә башлагач, билне эләктереп алды. Аны гына рәтләп чыккан идек, тагы, аякка әйбер төште дә, аксаклап йөрим – хәзер аякны дәвалыйбыз. Борчылып ятмыйм, узар әле авыр вакытлар да, дип, үзебезне шулай көйләп йөрибез инде. Таза булыйк, авырмыйк», – дип сөйләде ул социаль челтәрдә.

Аның бу сүзләреннән соң, халык Василийның хәлен сораша башлаган, күз тигәндер, дигән фаразларын юлларга тотынган.

«Ул кадәр бетәшмәдем. Аягымны хастаханәгә килеп йөреп кенә дәвалыйм. Кичәге видеоны төшергәч тә, күп кеше «күз тигәндер, шуңа дадыр» дип әйтте, үзем дә шулай дип уйлый башладым инде. Ел башыннан бирле ничә төрле травма алганмындыр инде, бөтенесен дә видеога төшермәдем...

Шуңа сезгә сорау: берәр танышыгыз юкмы өшкерә торган? Бәлки, мине караучылар арасында шундый кеше бардыр. Мине өшкерергә кирәктер инде. Шулай эшләп карыйк әле, эшләр уңайга китмәс микән?» – дип киңәшләшә Кукмара районының Иске Чура авылы блогеры.

Бу темага: Тракторчы-блогер Василий Иванов: «Авыл кешесе эшләп торса, шәһәр халкы ач калмый»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100