news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тракторчы ир-ат комбайн тәгәрмәче астында һәлак булган

news_top

Башкортстанның Стәрлетамак районында тракторчы-машинист комбайн тәгәрмәче астында калып һәлак булган. Республика дәүләт хезмәт инспекциясе «Рощинский» оешмасында 31 яшьлек хезмәткәр һәлак булган бәхетсезлек очрагын тикшерә башлаган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига 19 майда «Первомайский» бүлекчәсенең авторемонт гаражы территориясендә булган. Тракторчы-машинист «Case Magnum 340» комбайны тәгәрмәчен салдырганда, ул аның өстенә төшкән. Тракторчы һәлакәт урынында ук үлгән.

Тикшерү барышында фаҗиганың сәбәпләре ачыкланачак, диләр төбәк дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 май 2025
    Исемсез
    Какое несчастье! Наши соболезнования семье погибшего...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар