Тракторчы Ришат Төхвәтуллинның концертында клубны утсыз калдырган
Тракторчы Ришат Төхвәтуллинның концертында клубны утсыз калдырган
Бүген Туймазы районы Кандра авылында Ришат Төхвәтуллин концерты вакытында залда ут сүнгән.
Ришат Төхвәтуллин 40 минут дәвамында тере инструментлар белән концерт куйган.
"Утны кабызганда ярты зал булмас инде дип уйлаган идем, - ди Ришат. - Ә беркем дә чыгып китмәгән!"
"Әле мондый ситуациядә калган юк иде, утның күп дигәндә 5 минутка сүнгәне бар иде! Имтихан тоткан кебек булды.." Утсыз төтен" түгел," Утсыз концерт" булды бүген", - ди җырчы.
Ни булган икәнен соңрак ачыклаганнар. Басудагы тракторчы, чәчкече белән ут баганасын бәрдергән икән.
Утсыз калган клубтагы концертны һәм "гаепле" тракторны видеога да төшереп алганнар.