Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Трактор» хоккей клубының яңа билгеләнгән баш тренеры – татар

Чиләбе хоккей клубы Әнвәр Гатиятулин белән өч еллык килешү төзеде.

news_top_970_100
«Трактор» хоккей клубының яңа билгеләнгән баш тренеры – татар
ФХР

Әнвәр Гатиятулин Чиләбе клубы өчен чит кеше түгел. Аның «Трактор»ның баш тренеры булачагы турында интернетта күптән сөйләнәләр иде инде. Ул команда белән 2015 елдан алып 2018 елга кадәр җитәкчелек итте. 2017/2018 сезонда команда КХЛның бронза медальләрен яулады.

Һәм, ниһаять, дүртенче май көнне бу имеш-мимешләр расланды. Яңа тренер турында клубның рәсми сайтында хәбәр урнаштырылды.

Гатиятулин үзенең яңа вазифасы турында: «Мин Чиләбегә, „Трактор“га кабат әйләнеп кайтуыма бик шатмын. Бүгенге көннән башлап эшкә керешәм. Ышаныч өчен рәхмәт», — дип уртаклашты.

Шулай ук, «Igor Zhukov Life» Телеграм каналының мәгълүматы буенча, тренерлар штабына Гатиятулин белән бергә бронза медальләр яулаган Равил Госманов та керәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100