
Оренбург өлкәсендә трактор һәм 2 җиңел машина катнашындагы авариядә 2 кеше һәлак булган һәм 1 кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
Авария Курманаев районында Кутуши авылы янында булган.
Телеграм-каналда хәбәр ителгәнчә, трактор һәм 2 җиңел машина бәрелешкәннән соң, 1 машинага ут капкан.
Юл-транспорт фаҗигасендә 2 кеше һәлак булган, тагын 1 кеше яраланган.
Ведомство мәгълүматлары буенча, янгынны өлкә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 38 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре сүндергән.